Шәһәр һәм Республика көнендә, 30 августта, Казанда җәмәгать транспортының эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтыла, алар ял көне графигы буенча йөриячәк. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, пассажирларны вакытында өйләренә алып кайту өчен шәһәрнең төрле районнарына өстәмә автобуслар билгеләнә.
Бәйрәм көнендә 12:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр 32 автобус, биш троллейбус һәм биш трамвай маршрутының эше көчәйтелә.
Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, 21 маршрут буенча махсус 44 автобус билгеләнә. Алар түбәндәге урыннарда була:
– Уникаль осталар үзәге һәм Спорт сарае арасындагы юлда;
– «Цирк» тукталышы, Кремль яры буенда;
– «Яшьләр үзәге» тукталышында;
– «Казан» гаилә үзәге янында;
– «Үзәк стадион» тукталышында.
29 һәм 30 август көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.