Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 августны Казан ничек бәйрәм итәчәк: башкаланың төп мәйданнарындагы чаралар турында белешмә

30 август көнне казанлылар һәм Татарстан халкы Шәһәр һәм республика көннәрен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары Казан Ратушасында тантаналы чаралар белән башланып китә. Анда республикакүләм һәм шәһәркүләм дәүләт бүләкләрен тапшырачаклар. Иртәнге 10 да Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында "Иске парк хәзинәләре" балалар бәйрәме башлана. Шунда ук спорт ярышлары үткәреләчәк.

news_top_970_100
30 августны Казан ничек бәйрәм итәчәк: башкаланың төп мәйданнарындагы чаралар турында белешмә

"Казан" гаилә Үзәге

Сәгать 10.00 да "Казан" гаилә Үзәге янындагы мәйданда "Мәдәниятләр мозаикасы" республикакүләм этнофестивале башлана. Тамашачылар Татарстан Халыклары ассамблеялары һәм халыклар дуслыгы йортларының 280 ләп милли-мәдәни берләшмә вәкилләрен күрә алачак.

Төп үзәк мәйданда Казан һәм Татарстанның йөзгә якын профессиональ һәм үзешчән коллективлар чыгыш ясаячак. Шунда ук халык сәнгате кул эшләнмәләре, фотокүргәзмәләр тәкъдим ителәчәк. Бер үк вакытта әлеге мәйданда Россия халыклары милли әдәбияты фестивале үткәреләчәк.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә, рус теленнән тыш, 100 гә якын язма тел бар. Шуларның 59 ы әдәби әсәрләр язганда кулланыла, китаплар һәм журналлар бастырыла, спектакльләр куела. Фестивальнең максаты - кунакларны илебезнең күп теллелеге һәм әдәбияты белән таныштыру. Фестивальгә шагыйрьләр, журналистлар, әдәбият белгечләре, артистлар, тарихчылар һ.б. шәхесләр кунак буларак чакырулы.

Сәгать 18.00 дә биредә гала-концерт башланачак. Казан шәһәре көне уңаеннан сәхнәдә "Любэ", "Hi-Fi" төркемнәре һәм танылган җырчы Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Сәгать 22.00 дә "Казан" гаилә Үзәге яныннан бәйрәм салютын күзәтергә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, салют карау өчен бу бик әйбәт урын. 

Камал театры алдындагы мәйдан

Сәгать 10.45 тән алып Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз, гармуннар!" халык иҗаты фестивале башлана. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелә. Гармунчылар бәйрәмендә татар, рус, мари, удмурт, чуваш коллективлары вәкилләре катнашачак.

Сәгать 14.30 да әлеге мәйданда чаралар "Наше время- Безнең заман" ачык республикакүләм эшләүче яшьләр иҗат фестивалендә канашучылар концерты белән дәвам итәчәк. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары фестивальнең иң яхшы номерларын тамаша кыла алачак. Фестивальнең йомгаклау концерты, гадәттә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелә. Лауреатларның иҗатына россиякүләм танылган кино һәм шоу-бизнес йолдызлары югары бәя бирде. Алар арасында "Беренче канал" педагогы Марина Полтева, "Беренче канал"ның музыкаль шоу-проектлар мөхәррире Марина Андрусенко, Россиянең халык, театр һәм кино артисты Дмитрий Назаров, Россиянең халык артисты Алексей Булдаков һ.б. шәхесләр бар. Ике сәгатьлек концертта төрле елларның 200 дән артык лауреаты чыгыш ясаячак. Алар Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнары оешмаларын тәкъдим итә. Программада рус һәм чит ил классикасы, татар халык җырлары һәм биюләре, оригиналь жанрдагы номерлар бар. Мисал өчен, биредә велотриал-шоу тамаша кылырга мөмкин булачак. Керү - ирекле.

Меңьеллык мәйданы

Сәгать 13.00 тә Казанның Меңьеллык мәйданында программасы һәм масштабы ягыннан искиткеч булган Kazan City Racing чарасы узачак. Анда автоспорт йолдызлары катнашуы көтелә. Быелгы программада "КАМАЗ-Мастер" командасының күп тапкырлар ралли-рейдларында җиңүчеләр чыгыш ясачак. Командага быел 30 ел тула. Казанлылар "КАМАЗ-Мастер"ның спорт автомобильләре парадын, импровизицияләнгән тасмалы узыш һәм заманча автомобильләр дрифт-шоуын күрә алачак. Моннан тыш, "КАМАЗ"ның стационар трамплиннан сикерүен тамаша кылып булачак.

Казан Кремле

Казан Кремле территориясендә сәгать 12.00 дә Tat Cult Fest" шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале башлана. Биредә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсенең актуаль юнәлешләре тәкъдим ителә.

Программада:

Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия),

Энвер Измайлов (Крым),

Super Tatar (Финляндия-Германия),

Aygyul (Австрия),

АИГЕЛ (Санкт-Петербург),

Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һ.б.

Казан Кремле территориясе заманча шәһәр татар мәдәни үзәгенә әвереләчәк:

рок, фьюжн, электрон һәм   театраль сәхнә;

әдәби,күргәзмәләр һәм балалар зонасы;

фудкорт һәм дизайн-маркет;

инсталляции һәм арт-объектлар.

"Мега"да "МоХИТовый заряд" музыка фестивале

30 август көнне "Мега"ның "Пляж Бар" мәйданчыгында "МоХИТовый заряд" музыка фестивале узачак. Чара сәгать 12.00 дә башлана.

Бәйрәм кунакларына кызыклы музыка тәкъдим ителәчәк. Чараның төп чыгыш ясаучысы - "Мураками" төркеме.

Программада:

12:00 – 12:05 — музыкаль фестиваль ачылышы;

12:05 – 13:05 — "LIA&BEN" дуэты;

13:15 – 14:15 — "2people" дуэты;

14:25 – 15:25 — "Fiesta" кавер төркеме;

15:35 – 16:35 — "Doratti" кавер төркеме;

16:50 – 17:50 — "Большой Куш" кавер төркеме;

17:50 – 18:15 — җәйгә билетлар уйнату;

18:50 – 19:15 — "Мураками" төркеме. 

Игенчеләр сарае

Сәгать 20.00 дә "Игенчеләр сарае" каршындагы мәйданда "Казан көзе" опера фестиваленең беренче концерты узачак. ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский проектының сигезенче сезонында сопрано, "Геликон-Операсы" солисты Ольга Толкмит һәм Зур театрның әйдәп баручы баритоны Андрей Жилиховский катнашачак. Love is in the Air дип исемләнгән концерт казанлыларга романтик кәеф бүләк итәчәк. Программада рус, немец һәм итальян композиторлары: Моцарт, Россини, Бизе, Доницетти, Пуччини, Дворжака, Чайковский операларыннан классик арияләр башкарылачак. Александр Сладковскийдан тыш, бу кичтә Василий Валитов та дирижер пульты артына басачак.

"Крылья Советов" паркында кино күрсәтүләр

Казанның "Крылья Советов" паркында 30 августта бушлай кино күрсәтә торган "Ретро-пәнҗешәмбе" сериясе тәмамлана. Җәй дәвамында казанлылар һәм кала кунаклары безнең илдә төшерелгән танылган кинотасмаларны карый алды.

Тамашачыларга "Я шагаю по Москве", "Асса", "Вокзал для двоих" кебек фильмнары күрсәтелде. Кино күрсәтүләрне 30 август көнне "Курьер" фильмы тәмамлаячак.

Башлана сәгать 20.30 да. Керү - ирекле.

Шулай ук бу көнне "Театр-Вентилятор" да түшәмдә кино карарга мөмкин булачак. Бу - ятып кино карарга яратучылар киноклубы. Тамашачыларга "Ла-Ла-Ленд" мюзиклы тәкъдим ителә.

Башлана сәгать 19.30 да. Бәясе - 200 сум.

Бәйрәм салюты (Казансу яр буе)

Бәйрәм чаралары сәгать 22.00 дә Казансу өстендәге салют белән тәмамланачак. Фейервекларны "Казан" гаилә Үзәге һәм Кремль яр буеннан карау уңышлы булачак, дип киңәш итә белгечләр.

30 август көнне Татарстан башкаласында автобуслар көчәйтелгән график буенча төнге 12 гә кадәр эшләячәк. Шул ук вакытта, 27 һәм 28 август көннәрендә сәгать 22.00 дән 6.00 гә кадәр, 29 августта 20.00 дән 06.00 гә кадәр һәм 30 август көндез Меңьеллык мәйданы машиналар өчен юллар ябык булачак. Моннан тыш, 30 августта Сибгат Хәким урамының "Казан" гайлә Үзәге тирәсендә машиналарга юл ябыла.

Бу көнне машина кую урыннары бөтен җирдә дә бушлай булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100