news_header_bot
Язманы тыңлагыз

30 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
30 августка һава торышы һәм ай календаре

30 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +16..+21˚ градус.

Тулган ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә киңәш ителми. Яшелчә тозлау өчен дә уңышлы көн түгел. Туфракны йомшартырга була. Дару үләннәре җыеп киптерергә ярый. Үсемлекләргә органик һәм минераль ашламалар сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар