Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«30 август — Корбан бәйрәменә тиң изге көн»: суверенитет көнен халык ничек хәтерли?

1990 елның 30 августы — республикада хәлиткеч вакыйга булган көн. Бу көнне Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителә. 30 август көненең әһәмияте турында сүзләр белән генә әйтеп-аңлату аз булыр иде… Вакыйгаларны милли күтәрелештә катнашкан кешеләр белән бергә искә алдык.

news_top_970_100
«30 август — Корбан бәйрәменә тиң изге көн»: суверенитет көнен халык ничек хәтерли?
Рамил Гали фотолары

«Казан урамнары буйлап флаглар күтәреп, милиция рупоры белән җырлап йөрдем»

Җырчы Асия Әхмәтшина «Татарлар, берләшегез!» дигән җыры белән Казан урамнарында җырлап йөргәнен искә алды:

— Депутатлар ничек тавыш бирер икән дип көтеп тордык. Алар суверенлыкны яклап чыккач, елый-елый, сикерә-сикерә кул чабып, бөтен туганнар белән җыелышып, дулкынланып, шатланып бәйрәм иттек. Кайбер дусларыбыз балконнарыннан Татарстан флагларын күтәрде. Ирек җилләре исә башлаган иде.

Суверенлыкка башта ышанмыйча тордык. Татар иҗтимагый үзәге Чаллыда концерт залына атна саен дүшәмбе көнне 800әр кеше җыеп җыелышлар үткәрде. Анда Татарстанның Россиядән аерылып чыгу темасы күтәрелде. «Россия уртасында яшәп, ничек инде аерылып чыкмак кирәк?» — дип аптырый идек. Бу аерылып чыгу түгел, татар халкының туган телен — татар телен саклап калу, моңны, динне күтәрү, татар мәктәпләрен яптырмау кебек темаларга сөйләшү иде.

Чаллыда язучы Айдар Хәлим мөхәррирлегендә «Аргамак» журналы чыга башлады. Айдар абый безгә «Татарлар, берләшегез!» дигән шигырен бирде. Шуны укыгач, күзгә яшьләр килде. Ирем Вәсимгә: «Көй язарга кирәк моңа», — дидем. Көй дә язылды.

Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы җыелышына бардык та, шул җырны җырладык. Шуннан соң без үзәкнең иң актив катнашучыларына әйләндек. Россия буйлап татарларның рухын күтәрердәй җырлап башкарып йөрдек. Аларны Айдар Хәлим язды.

Татарлар шул җырларны елый-елый тыңлый иде. Үзебезнең милләт өчен горурлык булды. Унар автобус белән Казанга барып, урамнар буйлап флаглар күтәреп, милиция рупоры белән җырлап йөрдем. Вәсим баянда иде. Татарларны берләштерәбез дип, чын күңелдән ышанып йөрдек.

Суверенлыктан соң аз гына үзгәреш булды: мәчетләр ачылды, урамда очраган балалар татарча сөйләшә башлады, татар радиолары ачылды. Яшьләр татар телле радиолар булганга күрә, татар җырларын тыңлап үсә, татар җырлары аркылы татарча сөйләшә дә башлыйлар. Шуңа сөенәбез. Теләкләр зур иде. Ул заманда бик күп милләттәшләребез белән очрашырга туры килде: Финляндия, Швеция, Кытай, Япония, Төркиядән. Без саф татарча аралаштык. Илдар Юзеев, Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Шаһинур Мостафин, Рахмай Хисмәтуллин, Марат Кәримов кебек акыллы кешеләр белән аралашу, тарихны ныграк өйрәнүгә теләк тудырды.

Хәзерге теләкләргә килгәндә… Татар моңын онытмасыннар иде. Европа, төрек музыкасына кереп китәләр… Бер моңы булмаган җырлар да күп инде, шуңа да эч поша. Мәктәптә татар теле дәресләрен дә кисмәсеннәр иде.

«СССРны җимергәннәре аркасында без союздаш республика була алмыйча калдык»

Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы булган сәясәтче Фәндәс Сафиуллин Декларациянең ничек кабул ителүе турында әйтте:

— 30 август көнне барыбыз да җиңү хисен кичердек. СССР барлыкка килгән елдан (1922 елдан) бирле татар җәмәгатьчелегенең хыялы — шул чакта ук ТАССРны союздаш республика итү турындагы хыял-өметләр, ниһаять, 1990 елның 30 августында тормышка ашты.

1922 елда дүрт кенә союздаш республика барлыкка килә: Украина, Беларусь, Кавказ арты ССРлары. Бернинди декларацияләр кабул итеп тормыйча, митинглар үткәрмичә «Кыш Бабайдан бүләк» формасында булган ул. Ә Татарстанга бирергә теләмәгәннәр. Безнекеләр 1930 елда әйтеп карый, аларның башларын кистеләр, аттылар. Соңрак та әйтеп карадылар — үтмәде.

1990 елда без аны үткәрә алдык. Татарстан Югары Советының XII чакырылышында депутатларның (250 депутат) яртысыннан күбрәге (120дән артыгы) Татарстанга союздаш республика исемен бирү өчен көрәшәбез дип, сайлауда җиңде. Минем дә сайлау алдыннан вәгъдәм шул иде. 30 августта ул тормышка ашты. Декларация кабул иткәндә 250 депутаттан берсе генә битараф тавыш бирде, каршы булучылар булмады. Республикага «Татарстан Республикасы» исемен бирүне дә мин тәкъдим иттем.

Әмма 1991 елда СССРны җимергәннәре аркасында без союздаш республика була алмыйча калдык. СССР исән булса, көрәшне дәвам итеп, җиңеп өлгерер идек.

1990 елда суверенлык турында Декларация кабул иткәндә СССР республикаларын төрле сортларга бүлмәскә (автономия, өлкә һ.б.) дигән стратегия булды. Бөтенесен бертигез хокуклы республикалар итеп, СССРны бер генә федерация итеп калдыру — СССР союздаш республикалар федерациясе итеп калдырырга, дигән тәкъдимебез бар иде. Тәкъдимебез үткән булса, СССР исән калыр иде. Хәзер шуны әрнеп искә алырга туры килә.

Татарстан һәм татар халкы кебек, СССРның исән калуына өмет иткән һәм шул илдә үзенең дәрәҗәсен союздаш республикага кадәр күтәрергә хыялланган бер халык, бер республика илдә юк иде. Татарстан сүзе белән барса, СССР дөньяда иң алдынгы ил була иде. Әмма Татарстанга ирек бирмәс өчен, татар халкына, Татарстанга ачу итеп СССРны юкка чыгардылар.

«Милли күтәрелешне күреп китәсе килә бу дөньядан»

Милли хәрәкәттә катнашкан активист Зөһрә Айсина Ирек мәйданында булган вакыйгаларны искә алды:

— 30 август минем өчен изге көн. Корбан гаете бәйрәменә тиң ул. 

Татар милли хәрәкәте кешеләре, татар зыялылары, язучылар, журналистлар, җырчылар күп җыелган иде ул көнне. Фәрит Мөхәммәтшин ишектән чыкты да: «Кабул итәбез, таралыгыз», — диде. Ирек мәйданында суверенлык турында Декларация кабул ителгәнчегә кадәр — төнгә кадәр бөтен транспортларны туктаттык.

Казанда татарча сөйләшәсең икән, кыргый кешегә караган кебек карыйлар иде. Халык татарча сөйләшүчеләргә агрессив булды. Сөйләшмәскә тырыша идек. Ә 30 августта без үзебезне хуҗа итеп хис иттек, бик дулкынландык. Ул көнне гөрләтеп татарча сөйләшеп йөрдек. Дәүләт Советына, Президент Аппаратына да бернинди «пропуск» сыз иркенләп кереп йөри идек. Безнең өчен һаман шулай булыр кебек иде…

Безнең белән мәйданда Илһам абый Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәния Фәрхи, Габдулла Рәхимкулов җырлап йөрде. Улым Русланга ун яшь, түбәтәен киеп, «Азатлык» газетасын таратып йөрде безнең белән. (Руслан Айсин — сәясәт белгече).

Ниндидер күтәрелеш, җиңү хисе бар иде. Менә хәзер дә милли күтәрелеш булсын иде яңадан! Милли күтәрелешне күреп китәсе килә бу дөньядан.

«Халыкның нинди рухи кыйммәткә ия булганын аңладым»

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров 30 август көнен мәңге онытмаячагын әйтте:

— 1990 елның 30 августы көне кебек зур вакыйганы күргәнем юк. Миңа гел: «Татар дәүләт белән идарә итә торган халык түгел», — дип әйтәләр иде. 30 августта халыкның Ирек мәйданында ничек шаулаганын, ничек күтәрелгәнен, нинди рухи кыйммәткә ия булганын аңладым. Күңелемдә аннан да матур, аннан да якты көннең булуы мөмкин түгел. Үлгәнче онытмаячакмын.

Ун ел узганнан соң рус хөкүмәте безне муеныбыздан борып алды. Байлыгыбызның 70-80 процентын үзенә үзләштерде. Ә башта бит алай булмады, эшләгәнебез үзебезгә булырга тиеш иде. Үзләре оештырган эшләреннән куркып, хәзер бу көнне «Республика көне» дип әйтергә куркалар.

Казанның болай матур булганын күргәнем булмады. Күпме генә кыссалар да, 30 августтагы зур күтәрелешкә халкыма рәхмәтлемен. Безнең халык бик тиз яраклаша, башка халыкларның язмышын, әдәбиятын, сәнгатен үзенә сеңдерә. Татар халкының эчке горурлыгын 1552 елда ук бетергәннәр. Татар халкын шулкадәр изгәннәр! Бөек Ватан сугышында милләттәшләребезнең батырларча үлүе генә татар халкына мөнәсәбәтне үзгәрткән. Сугышта татарларның күрсәткән батырлыкларын бүтән халыклар андый дәрәҗәдә кабатлый алмады. Үзебезнең нинди халык икәнлегебезне аңлатырга курыктылар. Дөньяда бер генә халыктан да бөек халык юк дип тәрбияләделәр безне. Ә инде хәзер дөньяны күргәч, башка халыкларның да кем икәнен һәр кеше аңлады.

Халыкның эчендә «минем халкым бер халыктан да ким түгел» дигән фикере, рухи азыгы җанында булса, татар хатын-кызы үз баласын шулай тәрбияләмәс идеме? Бөтен өметем татар хатын-кызларында. Үз теленә, милләтенә хөрмәтне алар гына балага бирә. Ирләргә караганда хатын-кызлар көчлерәк булырга тиеш.

«Мөстәкыйль илдә яшәгән кебек хис иттем үземне»

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова 30 август көнне кичергән хисләрен сөйләде:

— 30 август бик зур бәйрәм дип игълан ителгән иде. Мәйданнарда бу кадәр халык ташкынын беркайчан да күргәнем булмады. Кая карама — татарча сөйләштеләр, гармунчылар татар көйләрен уйнады. Әлмәт, Чаллы, Түбән Камалардан автобус белән халык килеп тулган иде. Андагы сөенеч, бер-береңне тәбрикләү… Мондый мизгелләрне бүтән күргәнем юк. Бер-ике ел бәйрәм шушы рухта үтте, ләкин рух кимеде. Татарстан Җөмһүрияте бәйрәменең элекке илаһилыгы, рухлыгы, матурлыгы калмады.

Ул бәйрәм халыкны күтәреп җибәргәндәй булды. Үзбәкләр, таҗиклар кебек без дә аерым республика — мөстәкыйль дәүләт турында хыялландык. Мөстәкыйль илдә яшәгән кебек хис иттем үземне. Бу күренешне әле дә оныта алмыйм. Өметләр акланмады шул. Казан бәйрәме генә булып калды ул.

«Киләчәктә бу бәйрәм элекке рәвешенә кайтыр әле дип уйлыйм»

Тарихчы Нурулла Гариф Республика көне бәйрәменең дәрәҗәсе төште дип саный:

— Республика көнен балалар көтеп ала иде. Без бергә җыелышып татар бистәсенә бара идек. Циркның башыннан башлана — Мәрҗани мәчетенә кадәр дәвам итә. Бәйрәм дүрт-биш ел шулай дәвам итте.

Элек ул бик матур, күңелле була иде. Авылдашлар, бөтен белгән кешеләр очрый иде. Аннан соң, Татарстанны кысып алгач, ул шәһәр көненә әйләнде, без дә килеп йөрмәдек. Халыкның тавышы чыкмасын дип кенә уздыралар аны. Әмма ул ничектер спорт, шигърият бәйрәменә әверелде, кызыгы бетте. Күңелдә матур хатирәләр генә калды. Суверенлык, республиканың яулап алган барлык позицияләре белән бергә бәйрәмнең дә рухы төште.

Киләчәктә бу бәйрәм элекке рәвешенә кайтыр әле дип уйлыйм.

«Татарстан чәчәк ата һәм алдынгылар рәтендә бара»

Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе иясе Михаил Кузнецов тумышы белән Дөбъяз районы Яңа Корманай авылыннан. Беренче сыйныфны ул татар авылы мәктәбендә белем ала. Татар мәдәниятен сеңдереп үскән рәссам үз кичерешләре белән уртаклашты:

— Декларация кабул ителгән көнне мин мари урманнарында идем. 30 август — бөтен кешенең хәтерендә калган көн. Акыллы җитәкчебез — Минтимер Шәймиев республикада барысын да җайга салды. Ул еллар авыр булса да, тыныч узды. Монда Шәймиевның сәясәте зур роль уйнады. Аның белән сәнгать турында да рәхәтләнеп сөйләшеп була, гадилеге белән гали ул.

Мин Советлар Союзында үстем, минем өчен СССР чоры якынрак. Элек урамда бер-беребезне белә идек, күңелле яшәдек, ә хәзер мин оныгымны ишегалдына уйнарга чыгарырга куркам. Яшь буын синең белән исәнләшми дә. Хезмәт хакы түбән булса да, яшәргә җитә иде. Пионер лагерьлары, комсомол һәм пионер оешмалары, бушлай төрле түгәрәкләр бар иде — ул үзенә күрә балалар өчен аралашу урыны.

Хәзерге Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич бик әйбәт кеше. Ул республикабыз өчен җан ата. Телевизорны кабызуга, безнең хәбәрчеләр хуҗалык, җитештерү темалары турында яңалыклар әйтә башлый. Аннан соң гына калганы турында. Иртән торуга безгә икмәк кирәк, шулай бит? Рөстәм Миңнеханов та кешеләр турында кайгырта — кырлар буш тормый, хуҗалык яши. Шуңа күрә дә Татарстан чәчәк ата һәм алдынгылар рәтендә бара.

 

Татарстан Дәүләт Суверенлыгы Декларациясен 1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев имзаладый. 1990 елның 31 августында Декларация «Совет Татария» газетасында бастырыла. Декларация буенча ТССР Югары Советы Республиканың дәүләт хакимияте иң югары органы дип билгеләнә.

Республика исеме ТАССРдан Татар ССР — Татарстан Республикасы буларак үзгәртелә.

1991 елның 12 июнендә беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла.

1991 елның 29 ноябрь көнендә ТССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә.

1991 елның 26 декабрь — СССР таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.

1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корыла.

1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтә. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплый.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы — суверен дәүләт дип белдергән Татарстан конституциясе кабул ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100