30 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 14 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 0..+3˚ градус, -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +15..+20˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту, орлыклар чәчү өчен бик уңышсыз көн. Теплица һәм парникларны бакча сезонына әзерләргә була. кабак һәм кабачки түтәлләрен парландыру өчен пленка белән капларга була. Туфракны йомшарту, шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар сибү өчен дә уңай көн.