Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Айдар Габидуллин авариягә эләккән

news_top_970_100
Алып баручы Айдар Габидуллин авариягә эләккән

Алып баручы Айназ һәм Айдар Габидуллиннар Казанда авариягә эләккән. Айдарның тормышын санаулы мизгелләр хәл иткән. Бу хакта аның тормыш иптәше Айназ сторисларда сөйләгән.

«30 апрель – Айдарның икенче туган көне.

Безгә ресторанда пешеп бетмәгән ит бирделәр. Шуны ашаганнан соң, Айдарның хәле начарланды. Горьковское шоссе буйлап кайтырга чыктык. Айдар «косасы килә» ди. Аварийка кабызып юл кырыена туктап, косарга чыкты. Әле дә ярый машинаның бу ягына баскан, дим… «Матурым, су бир әле», – дип сорады. Су биреп, ишекне ябуым булды, машинабызга нәрсәдер китереп «манчыды»... Айдарны үтерделәр, дип уйлыйм... Ул, Алланың рәхмәте белән, читкә сикереп котыла алган», – дип сөйләгән Айназ, елый-елый.

«Алла язмаган әйбер булмый ул», – дип дәвам итә Айдар үзе.  Менә бу – безнең машина, мин менә монда чыгып баскан идем. Ә менә бу машина безнең машинага килеп сыланды. Мин, ул килеп бәрелер алдыннан, сикереп калдым», – дип сөйли ул. 

Габидуллиннарга машиналарын ремонтка кертеп калдырып, Әлмәткә автобус белән кайтып китәргә туры килгән. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 май 2023
    Исемсез
    Бу балаларны белмибез ,эммэ ул егетне ходай саклаган.яшь балаларны гомерлэре киселмэсен,амин.хэвеф-хэтэрсез йорегез
  • 2 май 2023
    Исемсез
    пучтэк блогер тамадалар бер кемгэ дэ кызык тегел
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100