news_header_bot
Язманы тыңлагыз

30-31 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
30-31 мартка һава торышы һәм ай календаре

30 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан 2-7 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +9..+14˚ градус.

31 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан төнлә 2-7 метр тизлектә, көндез 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +10..+15˚ градус.

Үсүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңайлы вакыт. Томатның детерминант сортларын, борычның иртә өлгерә торган сортларын рассадага чәчәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар