Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30-31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
30-31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

30 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 18-23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +26..+31˚, көнчыгыш районнарда +34˚ градус.

31 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин. Көньяктан, көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 18-23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +20..+25˚, көнчыгыш районнарда +28˚ градус.

Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Көзен куллану өчен шпинат утыртырга була. Җиләк-җимеш культураларына, яшелчәләргә фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100