Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

3 яшьлек сабый балалар бакчасында үлгән – әнисе тәрбиячене гаепли

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендәге Лесной шәһәрендә балалар бакчасында 3 яшьлек бала вафат булган. Баланың әнисе Анна сүзләренә караганда, малай косудан тончыгып үлгән. Бу хакта «КП-Екатеринбург» хәбәр итә.

Гаилә, Диманы (исеме үзгәртелгән) тәрбияче карамаган, дип саный. Фаҗигага кадәр берничә көн алдан, сабыйның әти-әнисе, тәрбиячеләрнең үтенече буенча, бала яхшырак йокласын өчен, авыр юрган сатып алган.

– Миңа: «Сезнең балагыз суламый», – дип шалтыраттылар. Мин килгәндә, ул инде зәңгәрләнгән иде. Мин аны терелтә алмаячакларын аңладым. Ул бу одеял астында борыла да алмаган. Үлем сәбәбе – косу массалары белән асфиксия. Йоклар алдыннан ашаган шулпасын үпкәләрендә таптылар, – дип сөйләгән Диманың әнисе.

– Көләч йөзле балам минем, син безгә бик җитмисең, – дип язган Анна үзенең «ВКонтакте»дагы битендә.

Анна сүзләренчә, Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу маддә буенча максималь җәза – 2 ел колония.

Лесной шәһәре Мәгариф идарәсе дә тикшерү уздыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100