news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«3 секундта 9 катны узды». Казанда кешеләр утырган лифт ишеге ачык килеш төшеп киткән

news_top
«3 секундта 9 катны узды». Казанда кешеләр утырган лифт ишеге ачык килеш төшеп киткән
Салават Камалетдинов, архив

Казандагы күп катлы йортта кешеләр утырган лифт 9 каттан төшеп киткән. 3 секунд эчендә кабина 9 катны узган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әлеге лифтта булган ир-ат гадәттән тыш хәл мизгеле турында сөйли. Аның сүзләренчә, 10 гыйнварда кабинада «ашыгыч ярдәм» табибы һәм ярдәм таләп ителә торган хатын-кыз була. 

«Апаның хәле начарланды, табиблар чакырдык. «Ашыгыч ярдәм» килде, апаны алып чыгу өчен, безгә плащ-палатка бирделәр. Машина ишегалдында иде. Шулай итеп авыру хатын белән без – барысы 6 кеше – лифтка кердек. Без кергәч үк, лифт ишекләре ачык килеш төшә башлады. Мин тиз генә 1 кат төймәсенә бастым. Икенче кат тирәсендә эшләде», – ди ул.

Бу йортта яшәүче тагын бер хатын-кыз сүзләренчә, аның гаиләсе утырган лифт 9 каттан 3 секунд эчендә төшеп җиткән. Кабинадагы кешеләрне хастаханәгә салганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар