3 процентлы ипотека кемнәргә бирелә һәм нинди шартлары бар - Дәүләт Думасында аңлаттылар
Авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, шулай ук авылда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның хатыннары 3 процентлы ташламалы ипотека алу хокукына ия. Бу турыда Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Екатерина Стенякина РИА Новости агентлыгына аңлата.
Аның сүзләренчә, илдә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кабул ителгән һәм гамәлдә, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ул авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм авыл территорияләрендә төзекләндерелгән торак йортлар санын арттыруга юнәлдерелгән. Авылда яшәүче һәм эшләүче россиялеләр 3 процентлы ташламалы ипотека алырга мөмкин.
Аның сүзләренчә, беренчел взносны сатып алучы үзе кертә, әмма дәүләт монда да ярдәм итә. Мәсәлән, беренче взнос өчен ана капиталы акчаларын яки гаиләгә социаль ярдәмнең башка чарасы кысаларында тиешле субсидияне кулланырга мөмкин. Программада катнашучыларга банкларда авыл ипотекасына заявка биргәндә бу нечкәлекләрне җентекләп аңлатачаклар.
Стенякина тагын бер мөһим шарт турында искәртә: авылда авыл хуҗалыгында яки социаль өлкәдә эшләүче гражданнарның ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Ул авыл укытучылары һәм табиблары, фермерлар һәм социаль хезмәткәрләр, мәдәният йорты, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, тренерлар, ветеринарларга бирелә. Тагын бер категория – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның хатыннары. Депутат сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләр өчен гомуми таләп бар: алар санап үтелгән өлкәләрдә ипотека рәсмиләштерелгәннән соң тагын биш ел эшләргә тиеш, әмма махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның хәләл җефетләре һәм тол хатыннарына бу шарт кагылмый.