3 октябрьдә Татарстанда алмашынучан, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил исә. Төнлә һәм иртән һава температурасы +2..+7˚, түбән җирләрдә 0..-4˚, көндез +15..+20˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Үсемлекләргә бәйле бернинди дә эш башкарырга ярамый. Агач кәүсәләрен агартырга була. Яшелчә тозлау өчен уңышсыз көн.