news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
3 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

3 октябрьдә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан җил уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы – +8..+13 градус, ә көндез – +14..+19 градус.

Үсүче ай. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кәбестә тозлау өчен уңай вакыт санала. Кайбер яшелчәләрне һәм салкынга чыдамлы берьеллык чәчәк орлыкларын утыртып калдырырга була. Суган, сарымсак, яшеллек утыртырга мөмкин. Күпьеллык культураларны төреп яисә каплап куярга кирәк. Җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының кәүсәләрен агартырга, шулай ук кимерүчеләрдән саклау чарасын күрергә кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар