3 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен дә булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төньяктан төньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 3-8 метр, урыны белән 13 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез һава температурасы +14..+19 градус була.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бүген бүлмә гөлләренә һәм газонга су сибәргә һәм ашлама кертергә киңәш ителми. Әгәр бик салкын булмаса (көндез һава температурасы 0дән югары), крыжовник һәм карлыгын куакларын «яшәртергә» мөмкин. Подвалга һәм базга куелган яшелчә запасларын тикшереп алырга була.