Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

3 октябрь мәзәкләре: «Кунакта рәхәт, чөнки сиңа беркем дә кунакка килми»

Ир-ат никадәр байрак булса, аның бәхетле картлыгын бүлешергә әзер кызлар шулкадәр яшьрәк.

news_top_970_100
3 октябрь мәзәкләре: «Кунакта рәхәт, чөнки сиңа беркем дә кунакка килми»

Бер кыз дус кызына зарлана:

— Егетем шулкадәр саран, шулкадәр саран инде!

— Ничек?

— Сумкамнан презерватив табып алды, ник алдың, берсен кайда кулландың дип тавыш чыгарды. Илле сум өчен! Адәм көлкесе!

***

Мәктәпне тәмамлаучы кыз әтисенә сорау бирә:

— Әти, син мине шундый кичәгә җибәрер идеңме: анда башта төрмә җырларын җырлыйлар һәм егылганчы бииләр, аннары исерешеп бетәләр дә бер-берсе белән йоклыйлар.

— Юк, кая бармакчы буласың?!

— Ә җибәрергә туры киләчәк. Безнең быел чыгарылыш кичәсе була.

***

Бер хатын зарлана:

— Кодагый, син белсәң икән! Секс белән шөгыльләнгәндә ирем аю кебек үкерә! Күршеләрдән оят перәме…

— Син аңа әйт инде, үзен кулда тотсын, малай-шалай түгел бит…

— Мин дә шулай дип әйтәм инде аңа. Юк, тыңламый. Берәрсе белән тота да мине, тагын үкерә башлый.

***

Җәллад төн буе җәзага әзерләнә, балтасын кайрап чыга. Иртәгесен тикшереп карый — чәч бөртеге төшсә дә өзеп алырлык… Җәзаланучыны алып чыгалар, җәлладка баш чабарга фәрман бирелә…

Җәзаланучы, аптырап, сорау бирә:

— Бетте дәме?

— Бетте.

— Ә нигә мин берни сизмим?

— Ә син башыңны селкеп кара.

***

Кызлар, алтын куллы егетләрдән сакланыгыз. Куллары алтын булган егетләр бөтен нәрсәне кат-кат ремонтлый. Ә куллары артларыннан чыккан ирләр яңадан яңаны алып тора.

***

Аучы аю өненә егылып төшә.

— Монда язга кадәр ятасы булыр микәнни? — дип мыгырдана ул.

— Син оптимист, — ди аю.

***

Вәли супермаркетта һава сафландыргыч баллонның составын укый башлады һәм кайда икәнен онытып, гадәтенчә йомышын йомышлап куйганын сизми дә калды.

***

Хатын иренең яшереп куйган акчасын таба:

— Бу нинди акча?

— Сиңа бүләккә дип әзерләгән идем.

— Нигә шулай аз?

*** 

— Хатын, 500 сум акча бир әле?

— Нәрсә?

— 400 сум бир әле.

— Нигә сиңа 300 сум? 200 дә җитә. Әнә өстәл тартмасында 100 сум бар, иллесен ал.

*** 

Бер хатын иренең элекке хатынына шалтырата:

— Синең ирең йоклаганда гырлый идеме?

— Гырлый иде.

— Син нишләдең?

— Башта уята идем.

— Аннары?

— Аннары куып чыгардым да аны син йортка керттең.

*** 

Кеше төчкергәннән соң «сәламәт бул!» дип әйтү мәгънәсезлек. «Сәламәт булсам иде», - дип үзеңә теләргә кирәк.

Тормышта булган хәлләр

Бер укытучы сөйләгәннәрдән. Шәһәр укучыларының ни дәрәҗәдә усал һәм оятсыз икәнен беләсездер. Алар укытучыларга ниләр генә күрсәтми.

Шулай бер кыз башлангычларга укытучы булып килә. Мәктәптә укытучылар авырган вакыт, моның классы карантинга китә, яшь укытучыны тугызынчы классларга бер дәрес уздырырга кертәләр.

Алга таба бу кыз исеменнән.

«Класска кердем. Ә өстәлгә презервативлар куйганнар. Бөтен класс, күзләрен төбәп, минем реакцияне карап утыра. Нишләячәкмен, янәсе. Ялгыш адым ясасаң, мәктәптә күзеңне ачтырмаячаклар. Мин, ни булса шул булыр дип уйладым, презервативны алдым:

— Балалар, моның нәрсә икәнен беләсезме?

— Ю-ук, — дип дәррәү көлделәр.

— Нәрсә, әти-әниләрегез сөйләмәдемени әле?

— Ю-ук, — дип көләләр, ә күзләре инде яна, нәрсә булып бетәр дип көтәләр.

— Ярар. Алайса моны куйган егет такта каршына чыксын, мин аны кайсы җиргә кияргә һәм ничек кулланырга икәнен шул егеттә күрсәтәм.

Класс тып-тын калды.

— Ярар, теләүчеләр табылмаса, журналдан карап чыгарам.

Класста бар да тын калды.

— Тә-әк. Беренче кем монда?

«Кирәкмәс инде», — диде бер егет.

«Ярар, шаярышып алдык, кем куйган, дәрес азагында алыр», — дидем дә дәресне башладык».

«Укучылар башкача җавап бирсәләр, ни дип әйткән булыр идем икән, белмим», — дип сөйләде укытучы кыз.

*** 

Ленинград блокадасы вакытында булган хәл.

«Лермонтов проспектында минем әби-бабайлар яшәгән. Гаилә: әти, әни, 17, 21 яшьлек ике кыз. Гаилә башлыгы ипи карточкасы артыннан китә дә әйләнеп кайтмый. Мондый хәлләр ул вакытта булгалап тора. Кемнедер карточкасы өчен үтерәләр, кемдер урамда егылып кала, ә күпчелек, билгеле, шәһәрне утка тоткан вакытта һәлак була.

Шулай, әтиләре кайтмый. Ишек шакыйлар, йөгереп килсәләр, ачка кипкән бер хатын басып тора. Ул әйтә: «Сезнең ирегез егылып үлде, ә аның киемендә икмәк карточкалары табылды. Мин аларны сезгә алып килдем».

Әни (әби) карап, шаккатып тора: ач шәһәр, кешеләр ачка үлә, ә ачка кибенгән хатын икмәк карточкаларын алып килгән.

Әбинең карточкаларны алырга кулы күтәрелми. Ул «Карточкалар сезгә булсын, яхшы кеше булганыгыз өчен», — ди.

Әби исән кала, кызлары да исән кала. Әмма без бу хатын турында хатирәне әлегә кадәр саклыйбыз. Кеше ач үлем вакытында да гадел булып кала ала икән.

***

Фотографларга ачуланырга ярамый…

Институтта укыган студент егетләрне хәрби җыенга алып китәләр. Яшь малайлар, кан кайный. Болар су коенырга китә. Кеше юк, шәрә чишенеп коеналар. Боларның хәрби җыенда булуын институтның фотографы да яктыртырга тиеш була. Фотограф су буена килә — егетләр судан чыгып киләләр. Моның фотога төшерүен беренче егет күреп ала да, ачуланып йөзен сыта һәм фотографка начар сүз әйтә.

Икенче егет исә авызын колагына кадәр ерып фотографка елмая — төшер рәхәтләнеп, янәсе.

Фотограф үзенчә үч ала. Бу фотоны стенгазетага элеп куялар. Билгеле, шәрә булу сәбәпле, билдән түбән өлешләренә кара рамка куела. Фотографка ачуланган егеткә кара рамка бәләкәй генә итеп куелган була. Ә фотографка елмайган егеткә — зур рамка куелган.

Шушы фото чыкканнан соң икенче егет институт кызлары арасында бик популярга әйләнә. Билгеле, беренче егет үкенә, ачулана, әмма сүз әйтеп тә булмый торган очрак бит!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100