Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

3 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
3 майга һава торышы һәм ай календаре

3 майда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, җепшек кар һәм кар явачак. Көндез дә яңгырлы һава торышы була, кар һәм җепшек кар явачак. Көнбатыштан, төньяктан 6-11, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Көндез җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр үк җитә. Төнлә һәм иртән һава температурасы 0..+3˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр суытачак. Көндез +2..+7˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

Агачлар утырту һәм ботакларын кисү өчен уңышсыз көн. Үсемлекләрнең тамырларына, яфракларына органик ашламалар сибү өчен уңай көн. Бакча җиләген комплекслы ашламалар белән ашларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100