3 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көнчыгыш районнарда -4˚, көндез +12..+17˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Туфракны сукаларга, йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Җимеш бирә торган культураларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә, бүлгәләп күчереп утыртырга була. Бу көнне утыртылган агач-куак үсентеләре җиңел үсеп китә.