news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«3 көндә өйләнешәләр, 40 ел бергә яшиләр, 25 ел бергә эшлиләр» – Галиевлар гаиләсе тарихы

news_top
«3 көндә өйләнешәләр, 40 ел бергә яшиләр, 25 ел бергә эшлиләр» – Галиевлар гаиләсе тарихы
Фото: Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы рөхсәте белән куела.

Гаилә коргач, аны саклап калырга, иңне-иңгә куеп, бергә озак яшәргә бер-берсен яратучы кешеләр генә сәләтледер, мөгаен. Гаилә мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме – ир белән хатынның бер-берсен аңлап яшәве. Үзара хөрмәт, бер-береңә ярдәм итү – гаилә бәхетенең мөһим нигезе.

40 ел мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүче бәхетле парлар – Фәридә апа һәм Рамил абый Галиевләр – һәрвакыт сок­лану һәм хөрмәт хисләре уята. Менә инде 5 елдан артык алар безнең газетабызны да яздырып, бергәләп тараталар. Быел аларның бергә гомер итүләренә 40 ел булды. Фәридә Фрунзе кызы – тумышы белән Ижаудан, Рамил Һидият улы – Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылыннан.

Галиевлар икесе дә эшчән, киң күңелле, туган җанлы, һәркемгә ачык күңелле. Фәридә апа – искиткеч хуҗабикә, бакчалары шау чәчәктә. Ул тормыш иптәшен эчкерсез һәм ышанычлы булганы өчен хөрмәт итә. Рамил абый һәм Фәридә апа белән аларның мәхәббәт тарихларын, язмышларын барлап, тормышларын искә алдык.

Фәридә ханымның әнисе Әгерҗе районы Барҗы авылыннан, әтисе – Яңа Аккуҗаныкы. 1 нче сыйныфка кергәнче Яңа Аккуҗада әтисе ягыннан әбисендә тәрбияләнгән.

«Әткәй – автобуста, ән­кәй кондуктор булып эшләгәннәр. Балалар бакчасына урын булмаганмы, бирәселәре килмәгәнме, анысын белмим, тик мине авылга кайтарып куйганнар. 38 нче мәктәптә укыдым. Җәйләрне авылда үткәрә идем. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, педучилищега укырга кереп, тәрбияче белеме алдым. Аннан соң 250 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Булачак ирем белән танышып, гаилә коргач, Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылында яши башладык», – ди Фәридә ханым.

Рамил абый белән ничек кавыштыгыз?

Язмыштыр, күрәсең. Март аенда таныштык та июнь аенда өйләнештек. Аннан Яңа Бәзәкәгә әти-әни янына кайтып урнаштык. Мин авылда үскәч, авыл кызы, дип йөртәләр иде. Аккуҗада мине хәзер дә «Фрунзе кызы» димиләр, әбекәй исеме белән «Мөнәвәрә кызы» дип йөртәләр.

Әби белән үскәч, миңа авылга килен булып төшү, күчеп кайту авыр булмады. Авылда 2 ел яшәдек. Яңа Авылда – озынайтылган көн төркемендә, аннан Бәзәкә авылында башлангыч мәктәптә 4 сыйныфка бер укытучы булып эшләдем. Бер йортта Рамилнең абыйсы, әти-әни белән яшәдек. Алар мине «Фәридә кызым» дип кенә йөрттеләр.

Язмыш шулай кушкандыр, олы кызыбыз Рәфиләгә 1 яшь чакта Ижауга күчендек. Минем әнкәйләрдә тора башладык. Татар Базары бистәсендәге балалар бакчасына эшкә урнаштым. Ә ирем Первомай районы төзекләндерү комбинатына – тракторчы булып. Аерым яшәргә иде, дип уйлап йөргәндә, Рамилгә эш урыныннан шәхси йорт бирделәр.

Без, очрашып йөргән чакта ук, «2 тәрәзәле булса да, үз йортыбыз булса иде» дип хыяллана идек. Нәкъ шундый 2 тәрәзәле йорт булды ул. Ике яклы, ике ягында да миче бар. Анда 3 ел гына яшәдек тә, яңа фатир бирделәр. Ләкин шәхси йортта яшисебез килү теләге көчлерәк булып чыкты. 2006 елда үз йортыбызга күчендек.

Танышу тарихыгызга тукталыйк әле.

Минем эш урынында булды бу. Бәхетемнән дип әйтимме, элекке йөргән егетем мине бер яртыга «саткан». Икесе балалар бакчасына килеп керделәр. Мин гөлләргә су сибеп йөрим. Рамил: «Кая, булышыйммы?» – дип булыша башлады. Очрашып йөргән егет утырып тора. Соңыннан мине трамвайга чаклы озаттылар. Рамил трамвай ишеге ябылганда сикереп менде дә өйгә чаклы озатып куйды. Икенче көнне циркка барырга сөйләштек.

Өченче көнне Рамил абыең: «Син миңа кияүгә чыгар идеңме?» – дип, миңа тәкъдим ясады. Мин ризалаштым. Миңа ул чакта 19 яшь. 3 көн – Ижауда, 3 көн Яңа Бәзәкәдә туй ясадык.

Рамил абый, ничек булды бу хәл?

Мин Ижауда «Ремзавод»та эшләгән чак. Мин дә Кырынды кызы белән очрашып йөри идем. Поездда кайтканда танышкан идек. Ул кыз Автозаводта яши иде. Аның янына барып йөрергә ерак. Мин тулай торакта тора идем. Ул чакта талон системасы иде бит. Аракыга талон бирәләр. Эчмәгәч, алып куя идем, һәрвакыт запас торды. Иптәш малайлар миндә барлыгын беләләр.

Беркөнне миннән сорарга керделәр. «Минем кыз янына чыгып китәсе бар», – димен. «Әйдә, берне бирсәң, бер бик әйбәт кыз белән таныштырам», – диде берсе. Фә­ридә белән танышу шулай башланды.

Армиядән кайткач, гаилә корырга, тормыш башларга кирәк иде. Әти-әни янында торырга дип, авылга кайтып киттек. Мин физкультура, хезмәт укытучысы булып эшләдем. Җәйге каникулда комбайнда эшли башладым. Укытучы белемем булмагач, авыррак булды.

«Укытучы эше өйгә кайта. Өйдә мал, хуҗалык эшләре дә җитәрлек», – дип, мәктәптән колхозга күчтем. Язмыш безне калага алып килде.

Фәридә апа, ничек 3 көннән өйлә­нешергә ризалык бирдегез?

Ничектер Рамилне бер күрүдә ошаттым. Характеры йомшак, ярдәмчел, пөхтә, матур киенгән. Үтүкләнгән күлмәк-чалбар, күн куртка. Күңелле чаклар иде. Элек авылга атна саен кайтып йөри идек.

Без кайтуга, әти барыбызга да эш әзерләп куя. «Ял итик», – дисәк, «Шәһә­регезгә киткәч ял итәрсез», – дия иде. Шулай булса да, нык рәхәт вакытлар булган. Хәзер кайбер яшьләрнең авылга әти-әни янына кайтып килергә дә вакытлары җитми. Без куркып кала торганнардан түгел идек, җыенабыз да чыгып китәбез. Хәзер дә шулай.

Кызларыгыз татар мәктәбендә белем алмасалар да, саф татарча сөйләшәләр. Оныклар татарча беләме?

Аллаһыга шөкер, 2 кызыбыз, кияү­ләребездән дә уңдык, 6 оныгыбыз бар. Әби-бабай дип кенә торалар. Бабайны биг­рәк тә нык яраталар. Рамил үзе дә, кызлар үскәндә, эш дип, аларны күрмәде диярлек. Ул кайтканда, балалар йоклый иде. Шуңа оныклар өчен нишләргә белми.

Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Кызларыбыз татарча сөйләшәләр, укыйлар да, язалар да. Олы кызыбыз Рафилә Һидият бабасы юлыннан китте, Можгада ветеринарлыкка укыды. Мал табибы булып эшли. Кечкенә кызыбыз Рафаилә – кондитер-пешекче һөнәрендә. Хәзерге вакытта декрет ялында.

Күрүемчә, сез бергә эшлисез дә. Гел бергә булу арытмыймы?

Бергә эшләвебезгә 25 ел. Рамилне 34 яшьтә беренче инсульт сукты. 9 ай урында ятты. Икенче инсульттан соң эшкә алмадылар. Мин үзем «ТАУ» өстәмә белем бирү оешмасында завхоз булып эшли идем, шунда агачлар кискәндә, Рамил булышырга килде. Директор аны күреп алып, эшкә чакырды.

Кайчак бер-берегезгә үпкәләп, сөй­ләшми йөргән чаклар буламы?

Төрлечә була, аннан кәефтән дә тора бит. Мин баштарак, Рамил катырак әйтсә дә елый идем. Ул тәмәке тартырга чыгып китә. Хәзер икебез ике якка китеп торабыз да, аннан сөйләшә башлыйбыз. Үпкәләп тормыйбыз. Безнең 2 сәгать тә сөйләшми торган юк. Аллаһыга шөкер, савыт-саба ватканчы талашкан-сугышкан юк. Балалар да бездән күреп үсәләр. Кызларга: «Иреңә, киявеңә, улыңа беренче итеп ашарга салырга кирәк, иргә юл куярга кирәк», – дип әйтеп торам. Ирем белән гел бергә план корабыз. Эшебез дә, уйларыбыз да гел бер төсле. Акча да уртак кассада. Алып кайтабыз да, билгеле урынга гына куябыз.

Фәридә апа, сез бүгенге көндә бәхетлеме?

Аллаһыга шөкер, бик бәхетле. Куйган максатларга ирештек. 40 ел бергә тормыш юлыннан атлыйбыз. Мин Аллаһыбызга мең рәхмәтле! Рамилемә рәхмәтле, ул – гаилә өчен бик җаваплы, тырыш, кайгыртучан, акыллы, җаваплы, киңәшче ир, әти. Матур тормыш иттек, 2 кыз үстердек, бүгенгесе көндә әти-әни диеп торган кызларыбыз, кияүләребез, 6 оныгыбыз бар. Булганның рәхәтен күреп яшәргә язсын.

Әбекәй дә: «Акча юк, дип әйтергә ярамый, «юк» дисәң, юклыкка калдыра. Аллаһыга шөкер, дип яшәгез», – дия иде.

Сәламәтлек, тигезлек – менә шундый теләкләр хәзер. Яшәгән саен, тормышны ныграк аңлыйсың, аны ярата башлыйсың.

Әгәр вакыт машинасы булса, ни үзгәртер идегез?

Кабаттан тормышны башларга туры килсә, тагын берәр бала алып кайткан булыр идек. Кечкенәсен тапканда, нибары 24 яшьтә идем. Ул чакта акчасызлык, талонлы тормыш куркытты.

Рамил абый, сезнеңчә, 40 ел бергә яшәүнең сере нидә?

Аяк киемен дә төрлене киеп булмый. Без дә бер-беребезгә яраклашкан. Мин хатыныма һәйкәл куяр идем. Ул булмаса, мин булмас идем. Мине аякка бастыручы да ул. Күтәргән дә, бетергән дә – хатын-кыз. Фәридә күземә генә карый да хәлем киткәнен сизә, дару бирә. 1 сәгать күрми торса, шалтырата.

Бер-береңне хөрмәт итеп, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Эшкә ябышканчы, элек әти белән киңәшләшә идем, хәзер – хатыным белән. Фәридә белән без икебез бербөтен.

Фәридә апа, Рамил абый! Эчкерсез әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Шулай ти­гезлектә, кайгы-хәсрәтләр күрми, матур тор­мышыгызның рәхәтен күреп, озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын!

Чыганак: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы, Гөлнара Вәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар