news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3 егет әтисе, җырчы Илназ Минвәлиев кызларга багышланган җыр чыгарган

news_top
3 егет әтисе, җырчы Илназ Минвәлиев кызларга багышланган җыр чыгарган
Фото: Илназ Минвәлиев сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев яңа җырын тәкъдим итте. 3 җиткән егет әтисенең бу җыры кызларга багышлана. Җырчы үзенең иң популяр җырларының берсе булган «Кызларым-кызкайларым»ны яңарткан.

«Сез яратып өлгергән «Кызларым-кызкайларым» яңа сулышта. Тиздән барлык музыкаль мәйданнарда», – дип язды Илназ социаль челтәрләрдә.

«Бик матур булган», «Бик шәп җыр, уңышлар сезгә», «Илназ, синдәге моң, көчле тавыш», – дип мактаганнар һәм иҗади уңышлар теләгәннәр язылучылары җырчыга.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 июль 2025
    Исемсез
    Илназ бик матур жырлыйсын. Татар сэхнэсендэ синен кебек, матур итеп жырлаучылар аз. Уз кадеренне белеп яшэ. Татар халкына син кирэк!!! Жырлавынны дэвам ит. Телевидениедэ, концерт залларында. Исэн-сау бул, балаларын исэн-сау булсыннар. Сина бик зур ихтирам белэн Сэлмэн абыен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар