Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«3 бала белән ире янына Мисырга килде». Түбән Камада яшәүче хатын баласы белән батып үлә

news_top_970_100

Башкортстанда туган хатын Мисырда ял иткәндә диңгездә батып үлгән. Аның белән бергә нәни улы да һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хатын ире һәм 3 баласы белән диңгезгә килә. Алар пляжда су коенганда фаҗига була. Гаиләдә олы бала – мәктәптә укучы уллары һәм әниләре гомерен диңгез ала. 6 һәм 3 яшьлек ике малайны әтиләре тәрбияләячәк, диелә хәбәрдә.

Уфа.Онлайн белешмәсе буенча, 38 яшьлек хатын һәм аның ире Башкортстанның Балтач районында туган. Алар балалары белән Түбән Камада яши. Балаларга 9, 6 һәм 3 яшь. Моңа кадәр әтиләре Мисырга эшкә киткән. Әни кеше 3 баласы белән аның янына барган. Ул диңгездә бата башлаган баласын коткарырга маташкан.

Басма белешмәсе буенча, гаилә кыргый пляжда ял иткән. Әтиләре һәм олы уллары бата башлаган. Әтиләрен якында йөзеп йөрүче спортчы коткарган. Әни кеше баласын коткарырга дип суга ташланган. Ике кече бала яр буенда калган.

Ана белән бала суда бата башлаганын күргәч, биредә яшәүче ир-ат аларны коткарырга дип суга кергән. Алар өчесе дә батып үлгән.

Мәетләрне Россиягә алып кайту өчен туганнары акча җыйган. Аларны 26 августта җирләгәннәр. Әти кеше һәм 2 бала әлегә Мисырда калачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100