news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
3 августка һава торышы һәм ай календаре

3 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай үлчәү йолдызлыгында.

Көзен куллану өчен шпинат утыртырга була. Үсемлекләргә коры ашламалар сибәргә, төпләренә компост салырга кирәк. Хуш исле тәмләткеч үләннәрне кисәргә һәм киптерергә була. Чәчәк атып бетергә күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга була. Шулай ук дару үләннәрен, бүлмә гөлләрен дә утыртырга, күчереп утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар