Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«3 атнадан туй, кунаклар чакырылган, сәяхәткә билет бар». Кәләш самокатта йөргәндә үлгән

news_top_970_100
«3 атнадан туй, кунаклар чакырылган, сәяхәткә билет бар». Кәләш самокатта йөргәндә үлгән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Мәскәү өлкәсенең Голицыно шәһәрендә 30 яшьлек Мария Н. самокаттан егылып төшеп үлгән. Фаҗига күп фатирлы йорт ишегалдында була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Гашыйк егет белән кыз апрель уртасында самокатта йөрергә чыга. Күршеләр фаҗига шаһиты була. Мария тизлеген арттыра һәм бераздан каты итеп тормозлау тавышы чыга. Коточкыч тавыш бар кешене шок хәленә китерә, диелә хәбәрдә. Кемдер, Мария үзе тормозга баскан, дип уйлый, башкалары, техник төзексезлек, дип фаразлый. Хәзер моны тикшерүчеләр ачыклаячак.

Кызганычка, тизлек бик зур була, кисәк тормозлагач, Марияне өскә атып бәрә – ул башта биеклеккә күтәрелә, аннары асфальтка егылып төшә. Ул бите белән җиргә ава. Сөйгәне йөгереп килеп җитә, хатын-кызны аңына китермәкче була. Башта Мария үзе торып басмакчы була, аннары куллары хәлсезләнә, ул аңын югалтып егыла.

«Ашыгыч ярдәм» берничә минуттан килә, ләкин табиблар Мариянең үлемен генә раслый. Бәрелү шулкадәр каты, аның исән калу ихтималы бөтенләй булмый, диелә.

Марияне бары яхшы яктан гына искә алалар. Ул популяр челтәр кибетендә эшли, бик актив, аралашучан була. 5 яшьлек баласы ятим калган.

4 майда Мария сөйгәне белән туй билгеләгән. Алар туйга әзерләнгән. Өйдә туй күлмәге бар, банкет планлаштырылган, кунакларга чакырулар бирелгән, туй сәяхәтенә билетлар да алынган.

«Сезон ачылды. Яраткан самокатлар белән яңарттык», – дип язган Мария социаль челтәрдә соңгы постын.

Социаль челтәр кулланучылар самокатлар белән булган фаҗигаләрне искә ала, аларны тыярга кирәк, дип язалар. Марияның самокаты яңа модель, бик көчле булуын әйтәләр. Ул бик зур тизлектә йөри алуын искәртәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100