3 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 2.. 7˚, көндез 9.. 14˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту өчен иң уңышсыз көннәрнең берсе. Парник-теплицаларны бакча сезонына әзерләргә була. Рассаданы сирәкләргә, туфрагын йомшартырга, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә, ашламалар сибәргә була. Агач-куакларның бөреләре бүрткәнче, форма биреп, ботакларын кисәргә мөмкин.