news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3-4 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
3-4 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +20..+25˚ градус.

4 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +21..+26˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Сарымсак утыртырга була. Ылыслы агачларның кәүсәләрен язын кояш пешерүдән саклау өчен капчык яки крафт-кәгазь белән урап куярга кирәк. Гладиолус һәм георгиннарның суганчаларын казып алып, саклауга алып куярга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар