3 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда кыска вакытлы буран була. Көнбатыштан 9-14 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә, төнлә урыны белән 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +1..-3˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.
4 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торыш була. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Төнлә урыны белән бераз буран була. Көнбатыштан, көньяктан 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-5˚, көндез +1..-2˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.