news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3-4 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
3-4 августка һава торышы һәм ай календаре

3 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +27..+32˚ градус.

4 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Төнлә төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 3-8 метр тизлектә, көндез көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +29..+34˚ градус.

Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Яшелчәләрдә авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар сиптерергә. Дару үләннәренең яфракларын һәм чәчәкләрен җыярга була. Туфракка минераль ашламалар сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар