29 яшькә кадәр кайда яшәп, ничә бала тапсаң, ничә сум пособие бирәләр?
Татарстан Республикасы Хөкүмәте шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләрне бала туган өчен бер тапкыр пособие алучылар исемлегенә керткән.
Бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган пособиены авылда гына түгел, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр дә алачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның шул хактагы карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.
- 25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.
- Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк, дип язган идек.