news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

29 сентябрьдә Татарстан территориясендә янә яңгырлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә көчле яңгыр, ә төнлә һәм иртән көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2..+7 градустан күтәрелмәячәк, көндез бераз җылырак +5..+10 градус, ә көньяк районнарда урыны белән +13 градус булачак.

Үсүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.

Бу көннәрдә туфракны казырга, түтәл ясарга, агачлар, куаклар төбенә һәм түтәлләргә черемә кертергә була. Теплица һәм парниктан туфракны өлешчә алырга, черемә салырга. Кышка сарымсак, суган утыртып калдырырга була. Башка үсемлекләрне дә утыртырга һәм күчереп утыртырга мөмкин. Шулай ук лалә суганчаларын утыртырга вакыт инде. Яшелчәләрне тозлау өчен уңай вакыт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар