news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

28 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 6-11 метр, көндез урыны белән 14 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көнчыгыш районнарда +5..+7 градус, көндез +16..+21 градус була.

Тулы ай.

Бүген агачларның һәм куакларның ботакларын кисү, утырту һәм күчереп утырту киңәш ителми. Яшелчәләрне тозлау өчен дә уңай көн түгел. Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, черемә кертергә була. Теплица һәм парникта калган яшелчәләрне җыеп алырга. Чүпләрне җыярга һәм юкка чыгарырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар