Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсеннән мобилизацияләнгән Тимур Әхмәтшин махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Чиләбе өлкәсеннән мобилизацияләнгән Тимур Әхмәтшин махсус операциядә һәлак булган
Тимур истәлеге булып хезмәттәшләре белән төшкән фото калган
Екатерина Тычинина / 74.RU

Чиләбе өлкәсендә мобилизацияләнгән 5 кеше махсус операциядә һәлак булган. Бу турыда 161.RU хәбәр итә. Алар арасында Коркино районы Роза бистәсеннән мобилизацияләнгән Тимур Әхмәтшин да бар.

Якыннарына бу хәбәр 13 октябрьдә билгеле булган. Тимурның гәүдәсен бүген кайтарырлар, дип көтелә. 

Тимурга 34 яшь булган. Өлешчә мобилизациягә кадәр Коркино шәһәренең «Вторресурс» заводында эшләгән. Тимурның хатыны Мария исемле, улы 1нче сыйныфта укый.

29 сентябрь көне бик күп егетләрне алып киттеләр. Ә хәзер хәлләрне үзегез күрәсез. Тимур Уссурийскида өч ел контракт буенча хезмәт итте, ә мин – диңгезче, шуңа мине әлегә алмыйча тордылар. Ә хәзер, бертуганым һәлак булгач, бөтенләй чакырмаячакларын әйтеләр, – дип сөйләгән Тимурның абыйсы Роман.

– Тимурның әнисе улының үлемен бик авыр кичерде, – дигән Мария. Ана өч тапкыр инсульт кичергән булган.

 Без хәзер җеназа белән шөгыльләнәбез. Коркино районы администрациясе «җирләүнең чыгымнарын үз өстебезгә алабыз» диде. Ә бәлки, безгә түләргә туры килер әле. Мин инде беркемгә дә ышанмыйм. Хәзер танышларыбыз, туганнарыбыз акча җибәрә башлады, чөнки Тимур барысына да ярдәм итә иде. Дәүләттән түләүләр турында әлегә берни дә белмим, тик, дөресен әйткәндә, миңа ул акчаның кирәге юк. Мин балага акча сузып: «Мә, бу сиңа әти урынына», – дип әйтимме? Алар 2 ай әзерләнергә тиеш иде. Ә нәтиҗәдә 1 атнадан соң үле килеш кайтаралар. Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый, – дигән Мария.

Мария белән Романның бу мобилизациягә карата бик күп сораулары бар.

Фото: © Екатерина Тычинина / 74.RU

Һәлак булган сугышчыларыбызның туганнарына һәм якыннарына кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Федераль түләүләргә өстәп, тизләтелгән тәртиптә 1 миллион сум акча түләнеләчәк. Гаиләләр өчен элек кабул ителгән төбәк ярдәм чаралары бар. Психологик яктан да ярдәм күрсәтеләчәк, – дигәннәр губернатор Алексей Текслерның матбугат хезмәте.

  • Тимур Әхмәтшин Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәрендә җирләнәчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100