29 ноябрь - Татарстан байрагы көне
Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән Татарстанның байрагы Республика символы буларак кабул ителде.
Татарстан Республикасының Дәүләт байрагында өч төс кулланылган - яшел, ак һәм кызыл.
Ак буй байрак киңлегенең унбиштән бер өлешен тәшкил итә, ул бер үк тигезлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй өстә урнашкан.
Яшел төс - яңарыш, яз символы.
Ак төс - чисталык символы.
Кызыл төс - көч, тормыш, энергия, җитлеккәнлек символы.
Татарстан байрагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.