29 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..+2˚, көндез +5..+10˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисәргә, гөлләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Минераль ашламалар сибәргә була. Рассада өчен берьеллык чәчәк (кашкарый, бәрхет гөл, дәлия, петуния, цинния) орлыклары сибәргә мөмкин.