29 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан җил, уртача тизлектә, төнлә вакыты белән 15 метрга, ә көндез 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез һава температурасы +16..+21 градус фаразлана.
Яңа ай.
Бу көнне нәрсәдер утыртырга, чәчәргә, күчереп утыртырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга, чүпне чистартырга, түтәл әзерләргә, агач белән куакны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.