Мәскәүдә сентябрь аенда буаз песи 29 нчы каттан егылып төшә, тик, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, ул исән кала, 2 песи баласы китерә һәм аларны ашата. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.
Песинең кушаматы Милаша. Аңа бәхет елмая – ул егылып төшкәндә, янда гына ветеринар табиб Юлия Кудря туры килә.
«Юлия шундук песи янына йөгереп килде, аның хәлен карады, җайлап кына тартмага салды һәм, песинең хуҗасы белән бергә, Милашаны клиникага алып барырга булышты. Песинең хәле авыр иде», – дип сөйләгән сайт әңгәмәдәше.
Милаша бик нык имгәнгән була. Табиблар аның гомере өчен берничә көн көрәшә, озак та узмый, песине өенә кайтарып җибәрәләр. Тик бераз вакыттан хуҗалары аны кабат клиникага алып килә, Милаша буаз булып чыга. 1 айдан соң ул сау-сәламәт 2 песи баласы тудыра.