
29 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә бераз яңгыр, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.
Үсүче ай. Арыслан йолдызлыгында.
Яшелчәләрне сугару, сыек ашламалар белән тукландыру һәм башка эшләр өчен уңай көн саналмый. Корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү файдалы була. Корылыкка чыдамлы, үрмәле чәчәкләрне һәм декоратив культураларны чәчү, утырту һәм күчереп утырту өчен яхшы вакыт санала. Бу көнне җыелган шифалы үләннәрнең файдалы үзлеге күбрәк. Җыеп алынган уңышны шунда ук эшкәртү отышлы булачак.