29 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич урыны белән 24 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +32..+37˚ градус.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Җиләк-җимеш культураларына фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар сибәргә була. Чәчәкләргә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга, аны эшкәртергә, мыекларын тамырландырырга була.