29 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак Яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.. +16˚, көндез +24.. +29˚ булачак.
Үсүче ай. Ай Чаян йолдызлыгында.
Яшелчә культураларына су сибү һәм тамырдан тукландыру, җимеш агачларын, җиләк куакларын, чәчәкләрне тамырдан һәм тамырдан тыш тукландыру (фосфор-калий ашламалары кертү) өчен уңай вакыт. Туфракка су сибү, көпшәкләндерү һәм компостлау өчен уңышлы көн дип санала.
Көз куллану өчен шпинат, күпьеллык суган чәчәргә мөмкин. Бакча җиләге мыекларын тамырландыру өчен кулай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив үрчетү һәм утырту эшләрен башкарырга була. Җиләкләрне һәм яшелчәләрне җыеп алырга һәм эшкәртергә кирәк.
Бүлмә чәчәкләрен күчереп утыртырга мөмкин. Газоннарны кисәргә кирәк.