Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

29 бала атасы Вахид Вәлиев хәрби операциягә киткән

news_top_970_100
29 бала атасы Вахид Вәлиев хәрби операциягә киткән
Фото: Анна Карабанованың "Вконтакте"дагы сәхифәсеннән

Башкортстанда 29 бала тәрбияләүче ир хәрби операциягә киткән.

Күп балалы ата сүзләренчә, аның 2 улы да хәзер хәрби операция зонасында.

«Читтә кала алмадым. Анда яшьләр сугыша, аларның һәркайсы минем улым була ала иде. Безнең 2 улыбыз да хәзер хәрби операциядә. Ярдәм итмәскә хакым юк. Ватанымны, балаларымны һәм яраткан хатынымны яклап чыгам. Аларга кайтырга вәгъдә итәм!» – дигән Вахид.

Благовещенск районы администрациясе башлыгы Анна Карабанова сүзләренә караганда, Вахид Вәлиев һәм аның хатыны Ирина Вервельская 29 бала тәрбияли, һәм алар – үрнәк гаилә. 2021 елда алар Башкортстанда лаек гаилә парларына бирелә торган «Ата-ана батырлыгы» дәүләт бүләген алган. Хатыны Ирина «Хатын-кыз – Ел директоры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган.

«Гаилә башлыгы Вахид Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кабул итте. Аңа 57 яшь, мондый карар аның гаиләсенә җиңел бирелмәде, әмма ул патриотизм һәм гражданлык бурычыннан чыгып эш итте», – дип яза Карабанова социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100