
29 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +9..+14˚ градус. Төнлә һәм иртән урыны белән юлларда бозлавык булачак.
Үсеш алучы ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңайлы вакыт. Ташкабак, патиссон, кабак, кыяр орлыкларын рассадага чәчү өчен уңай чор, томат һәм борыч рассадаларын аерып утыртырга була.