29 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, аязганда -6˚, көндез +7..+12˚ градус.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, йомшартырга, үсемлекләрдәге корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә кирәк. Яшелчә рассадаларына ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Бакча җиләгенә, җимеш бирә торган агач-куакларга да ашламалар сибәргә була.