29 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көнбатыш районнарда +11˚, көндез +21..+26˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Бакча җиләге түтәлләрен эшкәртергә була. Җиләк куакларын, җимеш агачларын, чәчәк рассадаларын һәм бүлмә гөлләрен утырту, күчереп утырту өчен уңай көн.