Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

29-30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
29-30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

29 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, урыны белән 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +4..+9 градус көтелә. Көндез +18..+23 градус фаразлана.

30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, урыны белән 13 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +3..+8 градус көтелә. Көндез +20..+25 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

Крыжовник, карлыгын һәм зелпе куакларын яшәртү өчен, карт ботакларын кисәргә. Декоратив куакларны яхшылап сугарырга. Гиацинт суганчаларын, хризантема тамырларын казып алырга. Соң өлгерә торган сортлы кәбестәне җыеп алырга һәм саклауга куярга. Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычларны консервлау өчен уңышлы көн санала. Чүп үләннәренең тамырларыннан һәм туфракта кышлаучы корткычлардан котылу өчен җирне казып чыгарга. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100