Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

28 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда 0 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +17..+22 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Арыслан йолдызлыгында.

Теләсә нинди үсемлекне утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган һәм крыжовникның яшь ботакларын утыртырга әзерләргә мөмкин. Авыру һәм уңыш бирми торган агач һәм куакларны кисәргә, язын утырту өчен урын әзерләргә. Киптерү һәм консервлау өчен җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне җыеп алырга. Җир кишәрлегендә чүп-чарны җыеп яндырырга була. Туфракка минераль ашламалар кертергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100