news_header_bot
Язманы тыңлагыз

28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

28 сентябрьдә болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Иртән, көндез кайбер районнарда көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән томан фаразлана. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Җилнең тизлеге төнлә урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, көнбатышта +8 градус, аязганда түбән урыннарда -2 градус фаразлана. Көндез һава температурасы +5..+10 градус көтелә.

Үсүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.

Бу көннәрдә туфракны казырга, түтәл ясарга, агачлар, куаклар төбенә һәм түтәлләргә черемә кертергә була. Теплица һәм парниктан туфракны өлешчә алырга, черемә салырга. Кышка сарымсак, суган утыртып калдырырга була. Башка үсемлекләрне дә утыртырга һәм күчереп утыртырга мөмкин. Шулай ук лалә суганчаларын утыртырга вакыт инде. Яшелчәләрне тозлау өчен уңай вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар