28 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем юк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 12 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез һава температурасы +17..+22 градус була.
Үсүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Бүген агачларның һәм куакларның ботакларын кисү тыела. Сарымсак утырту өчен уңайлы вакыт. Яшь җимеш агачларын бәйләп куярга була, шулай ук кәүсәләрен салкыннан һәм кимерүчеләрдән саклау чараларын күрергә.