Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
28 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә республиканың күпчелек районнарында яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы +3..-1 градус. Көндез - +3..+8 градус. 



28 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Соң өлгерә торган сортлы бәрәңгене җыеп алырга. Балан, алма, физалис, помидор һәм борычларны эшкәртү һәм консервлау өчен яхшы көн.

Чәчәк түтәле
Гиацинт суганчаларын утыртырга, хризантема бүлбеләрен казып алырга. Күпьеллык чәчәкләрне агач чүбе, торф һ.б. белән капларга.

Җиләк-җимеш бакчасы
Зелпе, крыжовник, карлыган куакларының карт ботакларын кисәргә, төпләрен йомшартырга. Декоратив куакларны сугарырга. Чүп үләннәрен һәм туфракта кышлаучы корткычларны өшетү өчен туфракны тирәнтен эшкәртү зарур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100