28 ноябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшә, бозлавык була. Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..+1˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.