news_header_bot
Язманы тыңлагыз

28 майга һава торышы һәм ай календаре

28 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
28 майга һава торышы һәм ай календаре
28 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +21..+26˚ градус.


28 май.
 Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Бәрәңге утырту, редис, петрушка, ачы торма орлыклары чәчү өчен уңышлы көн. 
Тамыразыкларны органик ашламалар белән тукландырырга була. Кишер һәм чөгендер шытымнарын сирәкләргә була. Помидорларның астагы сабаклары өзәргә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Сугару, ашламалар кертү өчен уңышлы чор. Декоратив агач һәм куакларның куе булып торган ябалдашларын кисәргә кирәк. Шулай ук форма биреп тә кисәргә була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Бу көннәрдә шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Җимеш агачларын һәм куакларын сугару, ашламалар белән тукландыру өчен уңышлы көннәр. Агачларга форма биреп кисәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар