news_header_bot
Язманы тыңлагыз

28 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
28 мартка һава торышы һәм ай календаре

28 мартта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар, җепшек кар явачак. Көндез бераз кар ява. Кайбер районнарда буран була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 9-14 метр, төнлә урыны белән 17-22, көндез 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы була.

Кимүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Рассадага һәм бүлмә гөлләренә органик ашламалар сибәргә була. Рассадага кара суган, порей суганы орлыклары чәчү өчен уңай вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар