28 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +8..+13˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисәргә, гөлләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Минераль ашламалар сибәргә була. Рассада өчен берьеллык чәчәк (кашкарый, бәрхет гөл, дәлия, петуния, цинния) орлыклары сибәргә була.